news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа журналисты һәм композиторы Нурия Абдуллинага ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак

Дәвалау өчен якынча 7,3 миллион сум акча кирәк.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). 25 февральдә Уфада журналист һәм композитор Нурия Абдуллинага ярдәм итү өчен “Без бергә!” хәйрия концерты узачак. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бер ел элек табиблар Нурия Абдуллинага острый миелобластный лейкоз диагнозы куйган. Ул 10 курс химиотерапия алган. Журналистны Төркиянең әйдәп баручы клиникаларының берсе сөяк миен күчереп утыртырга чакырган. Моның өчен якынча 7,3 миллион сум акча кирәк. Бер гаилә генә бу сумманы күтәрә алмый.

Берничә көн элек журналист үзе һәм аның якыннары, туганнары ярдәм сорап кешеләргә мөрәҗәгать итте.

Якыннары белдерүенчә,  18-23 гыйнварда дәвалауга һәм операциягә 217 мең сум акча җыелган.

  • Нурия Абдуллина — композитор, автор башкаручы, журналист, радиотапшырулар алып баручы. Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Юлдаш” радиосы ветераны.

Нурия Абдуллинага ярдәм итү өчен счёт төркемдә. Концерт оештыру мәсьәләләре буенча телефон: 8-965-927-88-77.

фото: bashinform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100