news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа үзәгендә табиблар хөрмәтенә аллея утыртылачак

Табиблар аллеясында башкорт сакуралары була.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»).Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров табибларга багышланган аллея ясау турында киңәш сорап социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Ә сез беләсезме, без Уфада башкорт сакурасы утыртып, Табиблар аллеясы булдырырга ниятлибез? Ничек уйлыйсыз, аллеяга кайсы урамда яхшырак булыр иде? Миңа „Арт-квадрат“ каршында, Мостай Кәрим урамында утыртырга киңәш итәләр, сез нәрсә уйлыйсыз?» — дип сорый ул.

Үз постына иллюстрация сыйфатында ул Шаран авылының үзәк мәйданыннан чәчәк атып утырган япон айвасының берничә рәсем куйган. «Нинди матурлык», — дип соклануын белдергән республика җитәкчесе.

Табиблар аллеясы турында беренче тапкыр 20 майда волонтерлар белән очрашуда әйтелде.

«2020 елның яз һәм җәй айларында барган хәлләр — ул гасыр, дистәләгән еллар вакыйгасы. Мондый куркыныч белән без беренче тапкыр очраштык, һәм без моны мәңгеләштерергә тиеш. Уфада коронавирус белән көрәшнең алгы сызыгында торган һәм әле дә шунда булган барлык медицина хезмәткәрләренә багышланган табиблар аллеясы барлыкка килергә тиеш. Кешеләр барысын да хәтерләтсен өчен», — дигән иде очрашуда Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100