Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа үзәгендә Россиядәге иң беренче заманча тукталыш сынау үтә
Заманча тукталышта полиция чакыру төймәсе, wi-fi һәм гаджетларны "зарядка"лау урыны бар.
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Уфа үзәгендә Россиядә яңа буын беренче тукталыш барлыкка килгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Тукталышта wi-fi һәм гаджетлар "зарядка"лау өчен розеткалар, гадәттән тыш хәл булганда көчәйтеп хәбәр тараткыч, электрон табло бар - "акыллы” тукталыш пассажирларга кайчан автобус киләсен җиткерә. Мәгълүмат Глонасс системасы һәм видеокамера аша җиткерелә.
Моннан тыш, павильонда “Гражданин-полиция” системасы бар. Ул шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе диспетчерлыгы белән тоташтыра. Оператор ишетеп кенә калмыйча, ярдәм кирәк булган кешене камерадан күреп, хәлне бәяли ала.
Телеканал мәгълүматлары буенча, әлеге тукталыш павильоны - Россиядә беренчесе. Әгәр дә система үзен уңай яктан күрсәтә алса, ул “Куркынычсыз шәһәр” федераль проект кысаларында тормышка ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз