Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа Яшьләр театрында Мостай Кәрим әсәре буенча премьера була
5 һәм 6 апрельдә Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Мостай Кәримнең «Авыл адвокатлары» повесте буенча «Силсәүит, Алдар һәм Адвокат» спектакленең премьерасы була. Ул 1987 елда язылган. Әсәр өч дусның, яхшылык һәм гаделлек тарафдарларының язмышы, еллар дәвамындагы дуслык турында. «Башинформ» шул хакта яза.
«Әйе, вакыйгалар бүгенге түгел, әсәрнең мәгънәсе бөтен вакытлар өчен дә. Актерлар белән бергә тамашачылар дуслык һәм гаделлекнең әһәмиятен аңлый алачак», - ди спектакльне куючы режиссер, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Хәкимов. Режиссер эше автор салган идеяләргә һәм образларга туры килә, диелә хәбәрдә.
Тамашада Башкортстан Республикасы халык артистлары Мәгафур Усманов, Венер Камалов, Илсур Хәбиров, Рушанна Бабич, Гөлшат Гайсина; Башкотстан Республикасы атказанган артистлары Рәмзил Салманов, Гөлбина Сафуанова, Гөлсем Бикбулатова, Илгиз Таһиров, Шаһит Хамматов һәм театр актерлары Вадим Клысов, Салават Юлдашбаев, Ләйсән Миңнегалиева Динислам Сафин, Әбҗәлил Үтәбаев, Гөлчәчәк Зарипова, Гыйлүс Минһаҗев катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз