news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа яшьләре икенче татарча квартирникка җыела

Яңа елга багышланган кичәгә Кыш бабай Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Уфаның татар яшьләре “Аулак” татарча квартирник кичәләрен дәвам итә. Аның чираттагысы 16 декабрьдә “Goodzone” антикафесында үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручыларның берсе Җәмилә Зарипова.

Уфада “Аулак” кичәсенең беренчесе ноябрь аенда узган иде. Анда талантлы яшьләргә үз шигырьләрен, җырларын башкарырга, музыка уен коралларында чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде.

Чираттагы татарча квартирник якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышлана. Махсус кунаклар булып Кыш бабай белән Карсылу чакырыла, алар шушы кичә өчен Казаннан бүләкләр алып кайткан, дип игълан итә оештыручылар. Үткән кичәдә кебек, бу юлы да “Ачык микрофон” проекты кысаларында, һәркем яшьтәшләрен үз иҗаты белән таныштыра алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100