Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа янындагы лагерьда бер кызны котырган селәүсен тешләгән
Уфа янындагы балалар лагере территориясендә бер кызны котырган селәүсен тешләгән. Бу хакта РИА Новости Росприроднадзорның төбәк идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Кичә лагерь территориясе буйлап автомобильләр арасында курыкмыйча йөргән, эткә һөҗүм иткән селәүсен турында хәбәр килгән. Хайван белән очрашкан кыз аны сыйпарга теләгән. Шуннан соң селәүсен аны тешләгән.
Хайванны тоту өчен урынга оператив рәвештә дәүләт аучылык инспекторы, ветеринарлар һәм район полиция бүлеге хезмәткәрләре чыккан, ә лагерь җитәкчелеге балаларны изоляцияләгән. Бераздан селәүсен үлгән. Белгечләр фаразлавынча, ерткычның үлеменең сәбәбе котыру авыруы булырга мөмкин, әмма ахыргы диагноз лаборатор тикшеренүләрдән соң гына куелачак.
Башкортстан Экология министрлыгы республика халкына кыргый хайваннар белән очраклы очрашуларда сак булуларын үтенеп мөрәҗәгать итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз