news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа янында торак йорт янып, дүрт кеше һәлак булган

Янгын Уфа районының Суровка авылында агач йортта чыккан.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Уфа янында якшәмбегә каршы төндә шәхси торак йорт янып, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Идарә тармагы мәгълүматлары буенча, янгын Уфа районының Суровка авылында агач йортта чыккан.

"Коткаручылар янгын сүндергәндә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз мәетен тапты. Урында шәхси составтан 18 кеше һәм 6 берәмлек техника эшләде”, – диелгән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Янгын тулысынча төнге сәгать 3тә сүндерелгән. Урында дознавательләр һәм тикшерүчеләр эшли, алар янгын чыгу сәбәбен ачыклаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100