news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа янында ике вахта автобусы белән юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше зыян күргән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәбәпчесе “НефАЗ”ны зур тизлектә куып җиткән “Ивеко” йөртүчесе булырга мөмкин.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Иртән Көнбатыш трактында - Уфа шәһәренең  Орджоникидзе районы Энергетик урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Төбәк МЧСы мәгълүматлары буенча, ике вахта автобусы – “НефАЗ” һәм “Ивеко” бәрелешкән. Зыян күрүчеләр бар.

Соңрак әлеге юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше зыян күргәнлеге ачыкланган.

“Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган мәгълүматлар буенча, автобуслардан тугыз кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның берсен хастаханәгә салганнар, башкалары амбулатор дәвалану ала”,- дип хәбәр иткән “РИА Новости”га төбәк ведомство вәкиле.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәбәпчесе “НефАЗ”ны зур тизлектә куып җиткән “Ивеко” йөртүчесе булырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100