news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа умартачысы шәһәр уртасында кыргый кортлар асырый - видео

Гадәти булмаган тәҗрибә быел нәтиҗә биргән.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Уфа умартачысы Камил Закиров шәһәр үзәгендә парктагы агачларга бортлар (агач куышындагы умарта, багана умарта) урнаштырган булган һәм беренче тапкыр кыргый умарта балын җыя. Бу хакта “Россия-24” Башкортстан телеканалы хәбәр итә.

Беренче тапкыр ул агач куышына умарта күчен ике ел элек урнаштырырга тырышып караган булган. Ниһаять, менә гадәти булмаган эксперимент нәтиҗәсен күрсәткән.

Моңа кадәр әлеге борынгы кәсепчелек тыюлыкларда гына мөмкин булган. Шунлыктан белгечләр кыргый умарталарның миллионлы шәһәр уртасында урнаша алуларына өметләнмәгәннәр дә. Ә бит мөмкин икән. Ясалган биш куышның бал кортлары әлегә икесен генә үз иткәннәр. Тирә-якта юкәләр үссә дә, кортлар җыйган бал чәчәк балы булып чыккан. Хәзер умартачы борт-куышларны бал кортлары өчен җылыту әмәлен эзли. Уфа умартачысы тәҗрибәсе Рус география җәмгыятенең башкорт бүлеген дә кызыксындырган.

Камил Закиров “умарталыгы” “Зеленая роща” санаториясе тирәсендә урнашкан. Җәмгыять хезмәткәре сүзләренчә, 42 яшьлек Камил Закиров фәнни эш белән шөгыльләнә, бал кортларын өйрәнә, докторлык диссертациясен шушы темага яза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100