Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа тренеры Әлмәттә наркотик тараткан
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.
(Әлмәт, 28 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган елның апрель аенда фитнес буенча тренер билгесез берәүнең наркотиклар таратуда катнашу буенча тәкъдименә ризалаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул Пенза шәһәренә барып, тыелган матдәнең зур партиясен алып кайта һәм аннары Әлмәттә аларны яшерен урыннар буенча тарата. Наркотикларның бер өлешен ул шулай ук Уфага да алып килә. Ул чираттагы җинаять өстендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Аның үзе белән 15 граммга якын наркотик була.
Барлыгы 350 граммга якын наркотик законсыз әйләнештән алына. Уфа кешесе үзе гаебен тулысынча таныган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз