news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа татарларының да республика телевидениесенә дәгъвалары күп

Анда эшләүчеләр әлеге башлык Гүзәл Ибраһимова өстенән республика президентына ачык хат язды

(Уфа, 21 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Юлдаш телерадиокомпаниясе тирәсендә зур гауга кубарга охшаган. Анда эшләүчеләр әлеге башлык Гүзәл Ибраһимова өстенән республика президентына ачык хат язды.
Әлеге ачык хатка илледән артык кеше кул куйган. Шулай да, имзаларын салучылар, исем-шәрифләрен күрсәтмәгән. Әлеге ачык хат Башкортстанның бәйсез интернет сәхифәләрендә дөнья күрде.
Исегезгә төшерәбез, былтыр җәй республикага президент итеп Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгәч, күп тә үтми Башкортстанның төп телевидение каналының җитәкчесе дә алмаштырылган иде. Элекке директор Рәмис Дәүләтбаев эшеннән алынып бу вазыйфага Уфа шәһәренең “Вся Уфа” телевидениесе башлыгы Гүзәл Ибраһимова билгеләнде.
Һәр яңа җитәкчегә хас булганча, Гүзәл Ибраһимова да Башкортстанның төп телевидение каналында үзгәртеп корулар башлый. Кадрлар сәясәтенә дә, тапшырулар форматына һәм эчтәлегенә дә кагылышлы бу үзгәртүләр. Кемнәргәдер бу үзгәрешләр уңай күренсә, башка берәүләргә ул ошап бетми.
Гүзәл Ибраһимованың җитәкчелек алымнарына карата дәгъвалар беренче айларда ук ишетелә башлаган иде. Инде менә Башкортстан Юлдаш телевидениесендә эшләүчеләр, җәмгысе илледән артык кеше, президент Рөстәм Хәмитовка ачык хат юллап, Гүзәл Ибраһимованың эш алымнарыннан канәгать булмауларын җиткергән.
Әлеге хатны язучылар кайбер тәҗрибәле журналистларның эшләреннән алынуы, хезмәт хакларының тоткарлык белән бирелүен, башкорт телендәге тапшыруларның кискен кимүен бәян итә.
Президент исеменә ачык хатта журналистларның гел курку астында эшләве, Гүзәл Ибраһимованың телевидениегә туган-тумачаларын һәм дусларын эшкә алуы хакында да әйтелә.
Телевидениедәге хәлләргә ачыклык кертү максатында, анда эшләүче берничә хезмәткәргә дә мөрәҗәгать иттек. Алар үз исемнәрен атамауны үтенеп, чынлап та бу хатның күп кешеләр тарафыннан имзаланганын әйтте. Алай гына да түгел, хәтта бер төркем кеше президент Рөстәм Хәмитовның үзенә дә кергән, дип белдерде алар. Билгесез калырга теләгән журналистлар әйтүенчә, телевидение директоры ачык хат әзерләгән хезмәткәрләрне эзәрлекли дә башлаган.
Башкортстан телевидениесендәге үзгәрешләрнең уңайга булмавын республика татар җәмәгатьчелеге дә белдерә. “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, республикада татарлар халыкның өчтән бер өлешен тәшкил итә, шулай булгач татарча тапшырулар да телевидениедә 30 процент булырга тиеш.
“Моны без ничә еллар буена таләп итеп килә идек. Ә хәзер хәтта татар телендәге бердәнбер “Рәйхан” тапшыруын да туктаттылар. Аның урынына бар милләтләргә бүленгән “Бизәкләр” тапшыруында нибары 13 минут вакыт бирелә”.
Башкортстан Юлдаш телевидениесе тирәсендәге низаг озакка бармаска да мөмкин диючеләр бар. “Әле президент исеменә язылган ачык хат, телевидение башлыгына карата ризасызлыкның башы гына, Гүзәл Ибраһимова вазыйфасыннан алынмаса, журналистлар башка чараларга да күчәчәк”, - дип белдерде үз исемен әйтмәүне үтенгән бер журналист. Ләкин ул бу чараларның нидән гыйбарәт булуын атамады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100