Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа татарлары Казанда Хәтер көненә багышланган митингта мирасны саклау әһәмиятен әйтте
Алар, Башкортстан татарларына игътибар сүлпәнрәк, дигән фикердә.
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Уфа татарлары Казанда Хәтер көненә багышланган митингта мирасны саклау әһәмиятен искәртте.
"Ата-бабаларыбыз, нинди генә авыр чорлар булмасын, алар безгә иң кыйммәтле мирасны саклый белгән. Телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне безгә тоттырганнар. Үз чиратыбызда без, шушы амәнәт итеп калдырган мирасны саклый алмасак, амәнәт тота белмәүчеләр булып саналабыз", - диде Башкортстан татар җәмәгатьчелеге вәкиле.
Чыгыш ясаучы 90 нчы елларда митингта урам тутырып йөргән чакларын искә төшерде. "Рухны саклыйбыз икән, җылыны тотабыз икән, учакны сүндермик. Әз генә җылылык булса да, татар күтәрелеп китә",- диде.
Үзен борчыган мәсьәләләрдән, Башкортстан татарларына игътибар сүлпән булуын, анда Бөтендөнья татар конгрессы катнашында нинди дә булса чаралар сирәк үткәрелүен әйтеп китте."Без, Уфада яшәүче татарлар, бирегә атлыгып киләбез, ләкин безгә сүз биреп өлгерми иделәр", - дип башлады сүзен Уфа вәкилләренең берсе.
Алабугадан килүчеләр дә, аларның сүзен җөпләп, милли хәрәкәт сүлпәнләнгәнен билгеләп уздылар.
Митингны алып баручылар кичә һәм бүген Сөембикә манарасы янында фаҗига корбаннары рухына дога кылынганын әйттеләр. Чара "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз