news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфа татарлары чираттагы хәтер кичәләрен үткәрде

Аларның өчесе дә 1552 елда ватанны саклап шәһит киткән милләттәшләрне искә алуга багышланды

(Уфа, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре октябрь аенда өченче тапкыр хәтер чарасын оештырды. Аларның өчесе дә 1552 елда ватанны саклап шәһит киткән милләттәшләрне искә алуга багышланды.
Әле узган хәтер кичәсендә республикадагы байтак татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Тарихчы Риф Гарифуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Татар халкының үз дәүләтен саклап калу тырышлыклары турында бай һәм кызыклы мәгълүматлар бирде ул. Казанның егылуында төп сәбәп итеп халкыбызның бердәм булмавын китерде ул.
“Бүгенге көндә дә шундый ук күренешләр эчне пошыра”, - дип тә билгеләде Р. Гарифуллин.
Хәтер кичәсе азагында Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәис Каручурин Коръән аятьләрен укыды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100