news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат

Ул иртәгә, җомга көнне, туган авылы Үрмәттә җирләнәчәк.

 Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат
Шамил Нәҗметдиновның Фейсбук аккаунтыннан

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Илеш районыннан Уфа татар хәрәкәте активисты Шамил Нәҗметдинов вафат булды.

Ул иртәгә, җомга көнне, туган авылы Үрмәттә җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Уфа ТАТАРлары. Уфимские ТАТАРы» төркеме администраторы Алдан Касыймов.

«Эх, Шамил. Авырганыңны алдан белеп, ул авыруыңны җиңеп чыгуыңны бик нык теләп торган булсам да, җиңә алмагансың. Нишлисең инде, бу авыру, бик күпләр өчен шундый, җиңә алмаслык булып чыкты шул.

Шамил Нәҗметдин Уфа татар хәрәкәтендә инде күптән катнашып килсә дә, соңгы вакытта аның иң аралашкан иптәше мин булганмындыр. Ничектер аның күңеле миңа нык тартылды. Нәрсәдер эшләргә, язарга уйласа да, башта гел миңа күрсәтеп, фикеремне сорый иде. Хуш, Шамил. Авыр туфракларың җиңел булып, урының җәннәттә булсын. Мин сине һичкайчан онытмамын», диелгән Алдан Касыймовның язмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot