news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа татар гимназиясенең зур җиңүе

Уфа татар гимназиясенең зур җиңүе

(Уфа, 20 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфа шәһәрендәге 84 нче санлы татар гимназиясе зур җиңү яулады. Ул Түбән Новгород шәһәрендә үткән «Матур мәктәпләрнең мәгариф мохитен проектлау» дип аталган халыкара конференциядә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Сигезенче тапкыр үткәрелгән шушы конференциядә Русиянең җәмгысе 25 төбәгеннән 140 кеше катнашкан. Һәр мәктәп алдан ук тәкъдим ителгән тугыз теманың берсен сайлап алып, үзенең проектын әзерләгән. Уфадагы 84 нче санлы татар гимназиясе директорының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Зилира ханым Булатова гимназия исеменнән тәкъдим ителгән «Халык педагогикасы традицияләре нигезендә шәхеснең рухи–әхлакый үсеше» дигән теманы яклаган.

Конференциягә тәкъдим ителгән проектлар мотлак рус һәм алман телләрендә язылырга тиеш булган. Аларның актуальлеге, яңалыгы, универсальлеге, фәннилеге, нәтиҗәлелеге шарт итеп куелган. Алманиядән Эгинхард Фукс, Көньяк Африка Республикасыннан Ральф Фишер кебек «Матур мәктәп» хәрәкәтен оештырган мөгаллимнәр һәм Түбән Новгород өлкәсе Мәгариф министрлыгы вәкилләре, нәтиҗәдә, 101 проект арасыннан Уфаның 84 нче татар гимназиясе эшен иң яхшысы дип тапкан.

Шушы көннәрдә генә гимназиянең «Умырзая» фольклор төркеме Уфа мәктәпләре һәм гимназияләре арасында оештырылган фольклор бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясап, өченче урынны яулаган. Гомумән, әле икенче елын гына эшләүче татар гимназиясе бер–бер артлы зур уңышлар яулый. Моңа, әлбәттә инде, укытучылар коллективының югары әзерлекле булуы да, аларның үз эшләрен бик яратып башкаруы да булышлык итә.

84 нче гимназия башкалада татар теле һәм әдәбияты буенча база мәктәбе булып тора, ягъни башка уку йортлары өчен тәҗрибә уртаклашу урыны санала. Шәһәр күләмендә семинарлар, ачык дәресләр, олимпиадалар да биредә оештырыла. Узган уку елында татар теленнән республика олимпиадасы да нәкъ менә биредә үтте. Булачак укытучылар, педагогия университеты талиплары да монда үзләренең практикаларын үтә. Кыскасы, Уфадагы 84 нче татар гиназиясенең киләчәге бик өметле. Аның уңышлары елдан–ел арта барачак дип әйтергә тулы нигезлек бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100