news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа тарихы турында фильм төшерү өчен Россия Президенты гранты бирелә

Фильм Уфа кинотеатрларында һәм интернет челтәре аша күрсәтеләчәк.

Уфа тарихы турында фильм төшерү өчен Россия Президенты гранты бирелә
Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфа журналистының «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән документаль фильм төшерү проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән грантын откан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Проект «Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты» дәүләт казна учреждениесе Ресурс үзәге каршында Башкортстан Журналистлар берлеге линиясе буенча Россия Президенты Грантлары бәйгесенә юнәлдерелгән.

Техник тасвирламасы нигезендә, фильм Уфа кинотеатрларында һәм интернет челтәре аша күрсәтеләчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot