news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа шәһәре администрациясенә Салават Юлаев һәйкәле каралмаган өчен штраф салынган

Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә куелган була.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Уфада Салават Юлаев һәйкәле тиешле хәлдә каралмаган. Шуның өчен 15 майда Уфа шәһәре администрациясе, мәдәни мирас объектын тиешенчә карап тотмаган өчен, суд тарафыннан 200 мең сум күләмендә штрафка - административ җаваплылыкка тартылган. Суд карары 2020 елның 13 июлендә үз көченә кергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ведомство Салават Юлаев һәйкәлен саклау буенча эшләр башкаруга рөхсәт биргән.

«Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектларының сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре Башкортстан мәдәни мирасының аерым контролендә тора, — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә. - 23 июльдә Россия мәдәният министрлыгының тиешле лицензиясе булган «БАДИ-с» архитектура-реставрация бюросына федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектын, «Салават Юлаевка һәйкәл» монументаль корылмасын саклап калу буенча эшләр башкаруга рөхсәт бирде».

Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектын саклау буенча фәнни-тикшеренү, эзләнү һәм проект эшләре алып барыла.

Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә куелган була. Әлеге чуен һәйкәл Россиядә генә түгел, Көнчыгыш Европада да иң зур ат скульптурасы булып тора. Уникаль монументаль корылманың биеклеге — 9,8 метр (постамент белән - 14 метр), ә авырлыгы 40 тоннадан артык, һәйкәлнең өч таяну ноктасы бар. Һәйкәлнең авторы - монументалист скульптор, рәссам Сосланбек Тавасиев. 1970 елда уникаль иҗат эше өчен скульптор-рәссам Сосланбек Тавасиевка СССР Дәүләт премиясе тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100