news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа сайты Алинә Заһитованы башкорт милләтеннән дип яза

Алинә Заһитованың әтисе Илназ Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Олимпия уеннарында Россиягә беренче алтын медальне фигуралы шуучы башкорт кызы Алинә Заһитова китерде, дип яза proufu.ru сайты.

Бөтен илебез өчен бердәнбер алтын медаль яулаган фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елгы Олимпиаданың чын мәгънәсендә патшабикәсе булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сайтта Алинә турында биографик мәгълүмат урнаштырылган. "Алинә Заһитова 2002 елда Ижевскида туган. Әтисе Илназ Нәсих улы Заһитов – хоккей тренеры. Бер интервьюсында ул үзе хакында болай дип сөйләгән иде: "Мин Татарстанның Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туганмын. Әти-әниләр һәм аларның туганнары барысы да шунда – Агыйдел елгасы буенда яшәгән. Шуннан соң, бу җирләр су астында калачак, дип игълан иткәннәр һәм барысы да кайсы кая таралышкан. Туганнарымның күбесе Ижевскига күченеп килгән".

Шушы мәгълүмат буенча Уфа хәбәрчеләре мондый белешмә китергән: "Татар Әҗбие авылы XX гасырга кадәр Әҗби дип йөртелгән. 1859 елда ул Оренбург губернасының Минзәлә өязе 18нче башкорт кантоны составына кергән. Аңа 1800-1808 елларда башкортларның Енәй (Җәнәй) ыруы тарафыннан нигез салынган. Алар Енәй волостеның күрше-тирә авылларыннан (Байсар, Исәнбай, Кадермәт һ.б.) күчеп утырган".

Илназ Заһитов интервьюларында үзенең татар милләтеннән булуы һәм татар телендә иркен сөйләшүе турында әйтә.

"Татар-информ" Алинә Заһитова "Хатико" фильмындагы кебек эт турында хыяллана, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100