news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театрының зур залында «Мәүлид-Шәриф» бәйрәме узды

Уфа шәһәренең «Нур» татар дәүләт театрының зур залында «Мәүлид-Шәриф» бәйрәме узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ислам дине – ул кешедә иң яхшы сыйфатлар тәрбияли торган бәхет дине. Барыбызга да гел шулай бер-беребезгә рәхмәтле булып, Ислам динендә булган өчен зур горурлык хисе белән яшәргә язсын». Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Мәүлид-Шәриф – ул мөселманнарның олы бәйрәме. Ул рабигүл әүвәл аеның уникенче көненә туры килә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләмнең туган көне булып санала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100