news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа шәһәрендә «Ufa.Tatar» форумы уза: Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый

Уфа шәһәрендә «Ufa.Tatar» форумы уза: Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый
Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бүген Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы уза.

Мәйданчык татар яшьләрен, блогерларны, иҗади һөнәр вәкилләрен һәм экспертларны берләштерә. Катнашучыларны татар җәмгыятенең бүгенге хәленә һәм киләчәк үсешенә багышланган фикер алышулар көтә.

Форум кунакларын Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин сәламләде.

«Ufa. Tatar» форумы өченче тапкыр үткәрелә. Без шаярып кына «Уфаны – татарсыз, татарны Уфасыз күз алдына китереп булмый» дип әйткән идек. Чыннан да, шушы сүзләребез чынга ашып торсын. Бүген матур-матур чыгышлар булыр. Һәммәгезгә дә яхшы кәеф телим», - диде ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форум турында үз фикерләрен әйтте.

«Монда булуыма бик шатмын. Башкортстан яшьләре белән өченче тапкыр шушы форумны үткәрәбез. Бу безнең матур традициябезгә әйләнде. Быел Казаннан яңа спикерлар алып килдек. Файдалы, яңа идеяләргә, проектларга бай форум булыр, дип ышанып калам», - диде ул.

Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Ufa. Tatar» форумының заманча булуын билгеләп үтте.

«Әлеге форумның форматы бик үзенчәлекле һәм заманча. Ул чыннан да замана таләпләренә туры килә. Бүген безнең мәртәбәле спикерларыбызның кызыклы чыгышлары булачак. Аларга кушылып, әңгәмә корырсыз, дигән өметтә калабыз. Киләчәктә дә Уфада форумнар булып торсын, ул башка төбәкләр өчен үрнәк булсын, дигән теләктә калам», - диде ул.

Форумда катнашучыларны көне буе кызыклы программа көтә.

10:15 - 11:00 Профессор Бостанов белән әңгәмә

11:00 - 12:30 Киләчәк турында TEDx чыгышлары

12:30-13:30 Төшке аш

13:30 - 15:30 «Безнең киләчәк» дөнья кафесы

15:30 - 16:15 «Татар блогерлары. Бүген һәм киләчәк» дискуссиясе

16:15 - 17:30 Татарча «StandUp»

17:30 - 18:30 Бию перформансы (Нурбәк Батулла һәм Алсу Мәгъсумҗанова)

18:30 - 18:45 Форумны тәмамлау. Хушлашу

18:45 - 20:15 Бәлешләр белән афтепати

Чара барышында милли орнаментлы кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре һәм киемнәр тәкъдим ителгән базар да эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot