news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа программисты башкорт телендә сөйләшә торган «Һомай» акыллы колонкасын ясый

Уфа программисты Айгиз Кунафин «Алиса» колонкасына охшатып, тик башкорт телендә сөйләшә торган акыллы колонка ясый. Бу турыда «Башинформ» яза.

Колонкага «Һомай» исеме биреләчәк. Җайланманы шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп була: төп өлеш, ягъни колонканың үзе, һәм эчке өлеше, «мие». Хәзер нәкъ эче җыела, акыллы ярдәмче бета-тестка әзер һәм ул аны уза, диелә хәбәрдә.

Башта ул укытучылар өчен ярдәмче программа буларак уйланылган. Айгиз Кунафин аны пандемия елларында ясый башлаган. Ул өй эшләрен тикшерү процессын җиңеләйтергә тели. Педагоглар барлык сыйныфларның мессенджерлардагы төркемнәрендә әзер дәресләрне тикшереп утырмасыннар өчен процессны автоматлаштырырга тырыша.

Программист сайтны эшләтеп җибәрә алган, тик ул чакта проблема булуы ачыкланган: онлайн-киңлектә тавыш командаларын тану буенча бушлай ресурслар булмаган, башкорт телендә генә түгел, хәтта рус телендә дә. Шуңа күрә Айгиз Кунафин теләк белдерүчеләрдән төркем җыйган, алар аңа башкорт телендә текстлар укыган, алар нигезендә программаны ул туган телне синтезларга һәм танырга өйрәткән.

Аннары укучылар оффлайн-укыту форматына кайткан, шуңа күрә Айгиз Кунафин алга таба барырга һәм үз программасы нигезендә акыллы колонка ясарга була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100