news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү остаханәләре узды

Уфа «Нур» театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү остаханәләре узды
https://tatar-congress.org/

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының балалар мәктәп-студиясендә икенче ел татар төркеме эшләп килә. Педагоглар, балаларга сәхнә серләрен чишүдән тыш, аларны милләтнең лаеклы ул-кызлары итеп үстерү өстендә дә зур эш алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Студиягә йөрүчеләр төрле чараларда катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныша. Аерым алганда, шушы көннәрдә студиянең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресләре узган.

Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» оешмасы вәкиле Рима Әминова уртаклашкан. Чараны оештыручы – студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Мондый дәресләрне театрда алга таба да оештырырга ниятлиләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100