news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа “Нур” театры яңа елга күчтәнәчләр әзерләде
26 декабрьдән биредә балалар өчен “Три толстяка” спектакле күрсәтелә башлый
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мәдәният учаклары яңа ел бәйрәменә үз тамашаларын әзерли. Күпләре өлкәннәргә дә, балаларга да аерым-аерым концертлар, спектакльләр һәм чыршы бәйрәмнәре оештыра.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да, һәр елдагыча, үз тамашачыларына рухи күчтәнәчләр әзерләде. 26 декабрьдән биредә балалар өчен “Три толстяка” спектакле күрсәтелә башлый. Ул кышкы каникул көннәрендә дә барачак. Ә спектакль тәмамлангач, балаларга театр фойесындагы купшы чыршы янында тагын да күңеллерәк бәйрәм оештырыла. Анда Кыш бабай белән Карсылу, төрле бәйгеләр үткәреп, балаларга бүләкләр дә өләшәчәк.
“Нур” театры өлкән тамашачыларны да нәүмиз калдырмый. Алар өчен “Могҗизалы Яңа ел” исемле театрлаштырылган тамаша-концерт әзерләнеп бетте. Аны тамашачылар 29 декабрьдән башлап карый алачак. Искиткеч матур концерт яңа елның беренче атнасында да көн саен күрсәтеләчәк. Анда театрның иң моңлы җырчысы Дамира Сәетова һәм башка артистлар катнаша.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2