news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа «Нур» театры «Туташ» спектаклен Казанга гастрольләрдән тыш алып килергә вәгъдә итә

Уфа «Нур» театры «Туташ» спектаклен Казанга гастрольләрдән тыш алып килергә вәгъдә итә
Рамил Гали

Уфа «Нур» театрының Казан гастрольләре афишасында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакль юк. Театр аны Казанга гастрольләрдән тыш алып киләчәк.

«Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган спектакльне Башкортстан да көтә. Аны алып килә алмавыбызның сәбәпләре күп. Беренчедән, аз гына өлгерә алмадык», дип аңлатты театрның Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фирзәт Габидуллин.

Премьера апрельгә планлаштырылса да, театрда Вахтангов театры гастрольләре булуы тоткарлык тудырган. Премьера Уфада 24-25 майда булачак.

Фирзәт Габидуллин «Туташ» спектаклен чираттагы гастрольләрне көтмичә, Казанга махсус алып килергә вәгъдә бирде.

«Нур» театрында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы буенча спектакль әзерләнә. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссёры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин куя.

  • «Минем теге яки бу эшчәнлектә барлык беренче булучыларны Сәхибҗамал образы аша үткәрәсем килә», дигән иде Азат Җиһаншин» «Интертат»ка биргән интервьюда.
  • Уфа «Нур» театры 25-28 апрель көннәрендә Камал театрының ике сәхнәсендә биш спектакль күрсәтәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot