Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа «Нур» театры гастрольләре «Галиябану» спектакле белән төгәлләнде
Уфа «Нур» театрының Казан гастрольләре Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле белән төгәлләнде.
«Спектакль алдыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин кунакларга зур рәхмәт белдерде. Уфа «Нур» театры артистларына югары бүләкләр тапшырды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган. Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов бүләкләнгән.
Уфа «Нур» татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин да Казан тамашачысына сәхнәдән зур рәхмәтләрен җиткергән.
Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләрне оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләренә, ике республиканың Мәдәният министрлыкларына, Бөтендөнья татар конгрессына һәм Конгрессның Башкорстандагы вәкиллегенә олы рәхмәтләрен әйтә.
- Казанда 25 апрельдән 28 апрельгә кадәр Уфа «Нур» театры гастрольләре үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз