Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа «Нур» театры Айгиз Баймөхәммәтовка заказ белән яздырган комедия чыгарды
Уфа «Нур» татар дәүләт театры яңа драматург ачты – театрда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Кредитка алган хатын» комедиясе чыкты. Бу прозаикның дебют пьесасы.
«Театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин белән язучы Айгиз Баймөхәммәтов бер очрашканда чын хисләрне автоматлар алыштыру куркынычы турында сөйләшеп киткәннәр дә, режиссёр бу темага спектакль кую теләге барлыгын әйткән», – дип сөйләделәр театрда әлеге спектакльнең тарихын.
«Кешене техника белән алыштыру тенденциясенә җиңел генә комедия язып булмасмы икән. Рәхәтләнеп көләрлек тә булсын, мәгънәсе дә булсын, дигән максат куелды. Шул хакта уйланып йөргәч шулайрак килеп чыкты», - диде Айгиз Баймөхәммәтов үзе.
Спектакльдә хатыны ташлап киткән ир-ат хатынын роботка алыштырып каравы турында сүз бара. Роботлар никадәр камилләштерелсә дә, ул адәм баласын алыштыра алмый дип күрсәтә артистлар юмор-сатира аша. Яшь чикләре – 18+
Спектакль ике состав белән куелган. Декорацияләре дә бик гади. Театр спектакльне гастрольләргә йөртергә планлаштыра.
«Кредитка алган хатын» комедиясе театрның Кече залында куелган. Спектакль аншлаг белән барды, барлык теләгән кешеләр залга сыя алмадылар.
Спектакль бүген дә күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз