news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа “Нур” татар театрында – премьера
Бу юлы яраткан театрыбыз коллективы драматург Хәмит Иргалинның “Кулларымда тургай” исемле пьесасына мөрәҗәгать итте
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артистлары үз тамашачыларына яңа премьера әзерләп бетте.
Бу юлы яраткан театрыбыз коллективы драматург Хәмит Иргалинның “Кулларымда тургай” исемле пьесасына мөрәҗәгать итте. Кызыклы әсәрне театр режиссеры Илдар Вәлиев сәхнәләштерде. Әлеге пьесаның нигезендә мәхәббәт темасы ята. Аның төп герое тормышта төрле каршылыкларга очрый, әмма сынмый-сыгылмый, кеше булып кала.
Спектакльдә төп рольне Айрат Фатыйхов белән Рушат Мөдәрисов башкара. Тамашада шулай ук танылган артистлар Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина, Резидә Зарипова, Нәҗибә Искәндәрова, Альберт Шәрәфетдинов, Рөстәм Салихов, Марат Хәсәновлар да катнаша. Тамашачылар бу спектакльдә, яшь артистлар Вилдан Мисбахов белән Гөлназ Кашапованың беренче зур эшләрен күреп, аларның уенына да бәя бирә алачак.
“Нур” театры иҗат көчләре яңа премьераны 18-20 декабрь көннәрендә, ягъни өч көн рәттән күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2