news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа “Нур” татар театрында бәйгегә йомгак ясалды
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында узган 17нче иҗат мизгелендәге иң истә калырлык рольләр башкарган артистларны да хөрмәтләделәр
Скопировать ссылку
(Уфа, 5 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында узган 17нче иҗат мизгелендәге иң истә калырлык рольләр башкарган артистларны да хөрмәтләделәр.
Әлеге эш “Кызыл таң” татар гәзите белән берлектә эшләнде. Шушы милли басма, берничә ел рәттән инде иң яхшы эшләргә бәя биреп, артистларга һәм режиссерларга “Җиңү алиһәсе” сынын тапшыра. “Оскар” йә “Ника” кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, татар театрының “Җиңү алиһәсе”н алу да күңелле дип белдерә иҗат әһелләре.
Узган елгы сезондагы уңышлар өчен “Нур” театрына 9 “Җиңү алиһәсе” сыны тапшырылды. Артистлар Дамира Сәетова, Символ Гайнетдин- Агыйдельский, Миңнур Сәетова, Резеда Зарипова, Айрат Фатыйхов, Резеда Фәхруллина, Рөстәм Салихов алды бу юлы әлеге дәрәҗәле бүләкне.
Шулай ук “Иң яхшы спектакль” номинациясендә “Җиңү алиһәсе” сыны “Су юлы” әсәрен язган драматург Нәҗип Асанбаевка һәм аны сәхнәгә куйган режиссер Илдар Вәлиевка насыйп булды. Бүләкләрне “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм редакциянең башка журналистлары тапшырды.
Әле “Нур” театры Уфада 14 октябрьдә ачылачак театр фестиваленә әзерләнә. Бу фестиваль Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Анда нурлылар М. Кәримнең “Кичке табын” әсәрен тәкъдим итәчәк. Узган атнада нәкъ шушы спектакль премьерасы белән “Нур” иҗат көчләре быелгы сәнгать елын ачып җибәрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2