Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа “Нур” татар театры юбилейларын бәйрәм итә
Театр коллективын юбилейлары белән котларга республиканың рәсми кешеләре дә килгән
(Уфа, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” Татар дәүләт драма театры бу көннәрдә берьюлы өч юбилеен билгели. Театрның яңадан тергезелүенә 20 ел булды. Шулай ук Уфада татар һөнәри театры оештырылуга - 100 ел. Ә шушы театрга нигез салучы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 120 ел тулды. Шушы юбилейлар уңаеннан, театрда ”Өч бәйрәм бергә” исемле тантана үтте.
Уфа “Нур” татар театрының янәдән тергезелүенә - 20 ел. Әмма аның тарихы узган гасыр башына ук барып тоташа. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан 1912 елда оештырылган театр бик уңышлы эшләп китә. Әмма, гражданнар сугышы чорында, тиешле шартлар булмау сәбәпле, “Нур” ябыла.Ә 1989 елда Уфада ул яңадан театр-студия буларак ачыла. 1992 елда аңа дәүләт театры статусы бирелә. “Өч бәйрәм бергә” исемле тантаналы кичәгә артистлар илһамланып әзерләнгән. Театр коллективын юбилейлары белән котларга республиканың рәсми кешеләре дә килгән. Уфадагы башка театрлар вәкилләренең тәбрикләүләре үзе бер матур тамашага әверелә. Бәйрәм кичәсе төрле елларда сәхнәгә куелган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп бара. Ә инде “Нур”ның җырга-моңга маһир артистлары иң матур җырларын башкара. Театрның бу бәйрәмгә ничек әзерләнүе хакында фикерләшүләр тәнәфес вакытында да дәвам итә.
Элек “Нур”да иҗат иткән, ә бүгенге көндә эстрадада эшләүче сәнгатькәрләр дә хөрмәтле кунак бу кичәдә. “Өч бәйрәм бергә” тамашасы, һәртөрле зәвыкка туры килерлек итеп, әзерләнгән. Тамашачылар элекке еллардагы матур спектакльләрдән өзекләр карап, моңлы җырлар тыңлап кинәнде бу кичтә. Бәйрәм тәмам. Ә “Нур” театры иҗат көчләре яңа спектакльләр әзерли. Бу сезонда алар тамашачыларны тагын дүрт премьера белән сөендерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз