news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфа “Нур” татар театры яңа премьера әзерләде

Нурлылар бүген кич тамашачыларга Мостай Кәримнең “Кичке табын” әсәре буенча сәхнәләштерелгән яңа спектакльне тәкъдим итә

(Уфа, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бүген кич яңа иҗат мизгелен ача.
18нче сәнгать елын ачу да быел үзенчәлекле була. Нурлылар бүген кич тамашачыларга җәй буе әзерләгән яңа спектакльне тәкъдим итә. Мостай Кәримнең “Кичке табын” әсәре буенча сәхнәләштерелгән премьера ул.
Әлеге тамашаны “Нур” театры иҗат көчләре Мостай Кәримнең 90 еллык юбилеена багышлады. Шушы ук спектакль белән алар Уфада 14 октябрьдә ачылачак театр фестивалендә дә катнаша. Бу фестиваль дә тулысынча М. Кәримнең 90 еллыгына багышлана.
“Кичке табын” әсәрен сәхнәгә “Нур”ның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин куйды. Тамашага көйне танылган композитор Нур Даутов язган. Хореографы – Рәмизә Мөхәммәтшина.
Тамашада төп рольләрне танылган артистлар Рәсимә Гайфуллина, Альберт Шәрәфетдинов, Марат Хәсәнов, Символ Гайнетдин- Агидельский, Гөлназ Биктимеровалар башкара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100