news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар театры Мәскәүдә Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Фатыйма» драмасын күрсәтәчәк

Шушы көннәрдә «Нур» татар театры гастрольләр белән Мәскәүгә бара. 30 ноябрьдә «Москонцерт-холл» концерт залы сәхнәсендә Зифа Кадыйрова повесте буенча «Фатыйма» драмасы күрсәтеләчәк. Әсәргә инсценировканы Гөлнур Усманова язган, режиссеры — Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

1 декабрьдә Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча шул ук режиссер куйган «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе күрсәтеләчәк.

«Болар соңгы сезоннарның иң көчле спектакльләре. Хәзер театрда җитди әзерлек эшләре бара», — дип сөйләде театрның матбугат сәркатибе Айгөл Юльякшина.

Исегезгә төшерәбез, «Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Фатыйма» спектакле күптән түгел Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге «Чекес» I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты һәм «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче булды. Фатыйма төп ролен башкаручы Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде. Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрова исә Хәсибә ролен башкарып, фестивальнең махсус бүләгенә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100