news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Алмаз Нургалиевның «Җылак» нәфис фильмы тәкъдим ителде

28 ноябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында режиссер Алмаз Нургалиевның «Җылак» нәфис фильмы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Фильм Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның язмышы турында. «Җылак»ның төп геройлары арасында Уфа «Нур» татар дәүләт театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов та бар. Ул урта яшьтәге Әзһәр ролен зур осталык белән гәүдәләндерә, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фильмны караганнан соң, аның буенча фикер алышу узды, мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Әңгәмәдә фильмның режиссеры һәм татар зыялылары, артистлар, журналистлар катнашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашып, фильм чыгаруга көч салучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Режиссер театр артисты хакындагы фильмның нәкъ театрда күрсәтелүенең олы әһәмиятен билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100