Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа «Нур» татар дәүләт театры премьера әзерли
23 һәм 24 июньдә Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә танылган драматург Мансур Гыйләҗевнең «Ашыкма» пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы була. Режиссеры – Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комедия сюжетының үзәгендә – алты герой. Экстресенс Земфира үткәргән сеанстан соң аларның тормышы баштанаяк үзгәрә. Бу спектакль – тормыш авырлыклары белән көрәшергә тырышып, иллюзияләргә ышанырга әзер булуыбыз турында ироник фикер йөртү булачак.
Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам – Полина Емельянова, композитор һәм музыкаль җитәкче – Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев, хореограф – Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, яктылык буенча рәссам – Марина Нурмөхәммәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз