news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа «Нур» татар дәүләт театры премьера - «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын тәкъдим итте

Уфа «Нур» татар дәүләт театры премьера - «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын тәкъдим итте
Фото: Эдуард Зарипов

Уфа «Нур» татар дәүләт театры XXXV иҗат мизгелендә чираттагы премьерасын - милли драматургия классигы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын тәкъдим итте. Аны сәхнәгә театрның баш режиссёры — Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Җиһаншин куйды, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы.

Әлеге пьеса үзенең тирән фәлсәфәсе һәм драматик сюжеты белән билгеле. Театр сөючеләргә генә түгел, хәзер инде телевизор караучыларга да яхшы таныш ул. Вакыйгалар үзәгендә – гади татар хатыны Мәдинә Сафина. Аңа үз тормышында бик күп авыр сынаулар аша үтәргә туры килә: авыру әнисенең үлеме, туганнар битарафлыгы, ире Мирзанурның хыянәте, газиз кызы Талияне югалту ачысы. Әмма бернигә карамастан, героиня эчке ныклыгын югалтмый –кешеләргә ышанып алга таба яшәвен дәвам итә. «Кояш яктыртмаса, ай бар. Ай булмаса, күктә йолдыз бар», – ди ул. Хәтта иң караңгы мизгелләрдә дә һәрвакыт яктылык кала – үзеңдә аны күрергә көч табарга гына кирәк.

Татар кинематографистлары арасында популяр режиссер Александр Далматов 2025 елда әлеге әсәр нигезендә сериал төшерде. Зәңгәр экраннарга ул быел яз чыкты һәм телевизор караучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Ә «Нур» театрында пьеса беренче тапкыр 2000 елда сәхнәләштерелгән иде. Режиссер Искәндәр Әхмәтвәлиев тарафыннан куелган спектакльдә төп рольне Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина башкарган иде.

Яңа куелышта буйсынмас героиня Мәдинә образын Эльвира Бигалиева башкара. Бу аның беренче зур драматик роле.

news_right_1
news_right_2
news_bot