news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисасы Рәсимә Гайфуллина юбилеен билгеләп узды

Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисасы Рәсимә Гайфуллина юбилеен билгеләп узды
Фото: «Нур» театрының матбугат хезмәте

Кичә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының әйдәп баручы актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллинаның бенефисы узды. Бу хакта «Нур» театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актриса үз юбилеен Нурания Җамали пьесасы буенча режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев әзерләгән “Яшьлегең ишек шакыса” спектакле белән билгеләде.

Рәсимә Риф кызын дәүләт эшлеклеләре, хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, тамашачылар тәбрикләде.
Спектакль башланыр алдыннан юбилярга Республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин укып ишеттерде һәм министрлык исеменнән дә котлауларын җиткерде.

Шулай ук котлау һәм хөрмәтләү сүзләре белән Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтайның фән, мәгърифәт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Заһир Хәкимов, Уфа шәһәре округы хакимиятенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы урынбасары Дания Колсарина, Уфа шәһәр округының Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Бикимбәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Фото: © «Нур» театрының матбугат хезмәте

Юбилярны котларга килгән Г.Камал исемендәге Татар академия драма театры актрисасы - Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина хезмәттәшләре исеменнән котлауларны җырга төреп җиткерде.

“Нур” театры директоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллин Рәсимә Риф кызына “Театр сәнгатендә купьеллык хезмәте һәм югары казанышлары өчен” Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская исемендәге медаль тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100