1 июньнән Уфа «Нур» татар театрын ремонтка ябалар.
Театр актрисасы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова сүзләренчә, җәй дәвамында төзүчеләр театрның түбәсен тулысынча алыштырырга тиеш. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Ремонт вакытында коллектив Уфаның башка театрлары мәйданчыкларында урнашып торачак.
Хәзер артистлар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасын әзерли. Ул коллективның төп репертуарына керәчәк, диелә хәбәрдә.