Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Муса Җәлилне искә алачаклар
^Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Муса Җәлилне искә алачаклар
(Уфа, 13 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Муса Җәлилне искә алу чаралары дәвам итә. Шундый тантаналы чараларның берсе 27 март көнне Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында үтәчәк. Аны Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы белән БР Язучылар берлеге оештыра.
БР Язучылар берлегенең татар телле язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Сабит әйтүенчә, күренекле милләттәшебез, Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үтәчәк бәйрәм чарасы бик матур булачак. Аның сценарие төзелгән дә инде, хәзер сәнгать осталары һәм язучылар, шагыйрьләр шул программаны әзерләүгә керешкән. “Муса Җәлилне искә алуга багышланган чаралар моңарчы Казанда, Ырымбурда, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә бик зурлап уздырылды, - ди Р. Сабит. – Инде менә Уфабызда да бу тантананы югары дәрәҗәдә үткәрү өчен эш башланды. Каләм әһелләре белән сәнгать йолдызлары берлектә әзерләгән тамаша һәркемнең күңеленә хуш килер һәм батыр шагыйребезнең рухы да шатланыр, иншалла”.
“Нур” театрында үтәчәк Хәтер кичәсенә Казаннан һәм Ырымбурдан һәм башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз