news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа музыканты милли фольклорга игътибар җәлеп итү өчен ач тора башлады

Перфоманс 11 октябрьдә башланды һәм 18 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Уфа скрипкачысы һәм дирижеры Рөстәм Сөләйманов ачлык игълан итте: ул башкорт фольклорын һәм мәдәни үзенчәлеген саклау проблемасына игътибар юнәлтү максатыннан бер атна дәвамында ашамыйча чыгыш ясарга ниятли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Перфоманс 11 октябрьдә башланды. Музыкант җиде көнгә урнашкан пыяла куб Уфада "Арт-квадрат" мәйданында урнашкан. Программада бары башкорт милли музыкасы гына булачак. Чара 18 октябрьдә тәмамланырга тиеш.

«Мин атна буена башкорт милли көйләрен уйныйм. Дирижер һәм скрипкачы буларак минем беренче бурычым -  башкорт музыкасын саклап калу, аңа заманча тенденцияләр нык йогынты ясый, аны коткарырга кирәк. Минем перфоманс кешеләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк, югыйсә без үз милли үзенчәлегебезне югалтачакбыз. Бу сәяси акция булмаса да, минем перфомансым — сәяси сәнгать», — ди Рөстәм Сөләйманов.

Музыкант почмакка үзенә матрац салган, үзе пижама кигән. Тамашачылар аның чыгышын урамда, зур витрина тәрәзәсе аша карый, колонкалар аша тавыш шунда ук трансляцияләнә. Шулай ук акцияне Facebook сәхифәсендә туры эфирда да күзәтергә мөмкин.

«Мин көнгә 19 сәгатьләп уйнаячакмын. Төнге сәгать өчтән соң, урамда беркем дә күренми башлагач, иртәнге тугызынчы яртыга кадәр ял итәргә планлаштырам. Дару йоткач, су эчәрмен, мөгаен», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100