news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны өй арестына күчерделәр – ул үз гаебен танымый

Вазифаи вәкаләтләрен арттыру һәм ришвәт алуда гаепләнүче Уфа мэры Ратмир Маүлиев үз гаебен танымый. Бу хакта Уфа башлыгының адвокаты Марат Самойловка сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Шулай ук адвокат әйтүенчә, Мәүлиев тикшерүгә каршылык күрсәтми.

Башкортстан Югары суды Уфа мэрына карата сайланган чикләү чарасын үзгәртте.

«Арест гамәлдән чыгарылды, ул ике айга өй арестына җибәрелде», – дип белдергән ТАССка хокук саклау органнарындагы чыганак.

Исегезгә төшерик, Ратмир Мәүлиев вазифаи вәкаләтләрен арттыру, ришвәт алу һәм шәһәр шифаханәләренең берсенең территориясендәге җир участогына милекчелек хокукын законсыз рәвештә үзгәртүдө гаепләнә.

Тикшерү версиясе нигезендә, 2024 елның ноябреннән 2025 елның декабренә кадәр Уфа мэры кушуы буенча акча җыю оештырылган. Ул коммерциячел оешмалардан иганә ярдәме итеп күрсәтелгән. Шәһәр фондларының берсендә якынча 31 миллион сум акча җыелган. Бу акчаларның бер өлеше Мәүлиевка эше кысаларында һәм шәхси эшләре буенча сәфәрләргә йөрү өчен автомобиль сатып алуга тотылган.

Моннан тыш, хокук саклау органнары Мәүлиев җинаятьтәшләре белән бергә төзелеш компаниясеннән 10 миллион сум ришвәт алган, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot