news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка сак астына алу яный

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка сак астына алу яный, дип хәбәр итә РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарлаганнар. Соңрак Россия Тикшерү комитетында сөйләгәнчә, аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда, аеруча зур ришвәт алуда, шулай ук шәһәр шифаханәләренең берсендә участокны законсыз тартып алуда шикләнәләр.

Дәүләт гаепләве Мәүлиевны 2 айга кулга алуны таләп итте. Үз чиратында, яклау аңа йомшаграк шартлар сорый, аның эш урыныннан уңай характеристикалары, шулай ук орден һәм рәхмәт белдерүләре барлыгын билгеләп үтә. Моннан тыш, түрәнең өч баласы бар.

«Тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итәм, мин эшне объектив тикшерү белән кызыксынам. Мин җир кишәрлеген тартып алуны оештырмадым», - диде Мәүлиев үзе һәм аңа аяк чалдылар дип өстәде.

Хәзерге вакытта Уфа мэрына чик кую чарасы әле сайланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot