news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мэры, отставкага киткәндә, мэриягә эшкә коньяк бүләк итеп керүен әйтте

Ирек Ялалов үзе эшләгән вакытта ике җитди хата җибәргәнен таныды.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Уфа шәһәр советының чираттагы 31нче утырышында депутатлар мэр Ирек Ялаловның эшеннән китү турындагы гаризасын карады. Чыгышында шәһәр мэры үзенең ике җитди хата җибәргәнен әйтте.

Утырышта шәһәр округы Советы депутатлары мэрны отставкага җибәрүне бертавыштан хуплады. Уфа мэры вазифасын вакытлыча башкаручы сайланды. Шәһәр башлыгы вазифаларын вакытлыча Уфа мэрының беренче урынбасары Салават Хөсәенов башкарачак.

“Мэр булып эшли башлагач, минем төп максат Уфаны федераль дәрәҗәгә күтәрү иде. Хәзерге вакытта хезмәттәшләребез белән шул максатка ирештек”, - диде Ирек Ялалов.

“Минем эшемдә ике җитди хата булды. Халык белән уртак тел таба алмау сәбәпле, зур тизлектә йөри торган трамвай юлы төзү мөмкинлеге кулдан ычкынды. 5 ел буена эшләнгән проектны булдыра алмадык. Төньяк белән көньякны бәйли торган транспорт булыр иде ул. Шулай ук республикада бизнес өлкәсендә эшләүдә җитешсезлекләр булды. Бизнес алып баручыларның бер өлеше Уфадан китте, икенче өлеше салым түләүчеләр исәбеннән төшеп калды”, - ди Ирек Ялалов.

Ирек Ялалов үзенең ничек администрация өлкәсенә килеп кергәнен дә сөйләп үтте. “Мин элек бизнес белән шөгыльләнә идем. Шул заманда эшләгән урынбасарны туган көне белән котларга дип, ирләргә хас булганча, коньяк белән администрациягә кердем. Без берәр рюмка тоттык. Шулчак мэр килеп керде. Икенче көнне үк миңа шәһәрдә икътисад министры урынбасары булып эшләргә тәкъдим ителде”, - ди ул.

Киңәшмәдә шәһәр округы башлыгы Валерий Трофимов Ирек Ялаловка 7 ел дәвамында нәтиҗәле эш башкарганы өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Башкортстан Республикасы башлыгының администрация җитәкчесе урынбасары Евгений Маврин Ирек Ялаловка: “Сезнең исемегез шәһәр тарихында калачак”, - дип белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100