news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мэры Ирек Ялаловның кандидатурасы Федерация Советына тәкъдим ителгән

Әлеге тәкъдим Мәскәүгә партиянең Генераль советы президиумына җибәреләчәк.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрьдә Уфада "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы утырышында Уфа мэры Ирек Ялаловның кандидатурасын Россия Федераль Җыенының Федерация Советына кертергә тәкъдим ителгән. Әлеге тәкъдим Мәскәүгә партиянең Генераль советы президиумына җибәреләчәк. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Шәһәр советы рәисе Валерий Трофимов Ирек Ялаловның Башкортстан Республикасы Дәүләт җыены депутатлар корпусының, шулай ук төбәктә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен лаеклы тәкъдим итәчәгенә ышануын белдерде.

  • 17 сентябрьдә, Уфа мэры Ирек Ялалов, вазифасыннан вакытыннан алда бушатуны сорап, шәһәр Советына гариза тапшырган иде. Бәйсез экспертлар Ирек Ялалов Россия идарә органнарының берсенә эшкә чакыру алган, дип фаразлады. Алар фикеренчә, Уфа мэры Россия Федераль Җыенының Федерация Советына сенатор булып килергә тиеш иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100