news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа мәктәпләрендә татар теле дәресләренә йөрүчеләр арткан

Бүгеннән үк укый башларга мөмкиннәр, әмма татар теле укытучылары җитми, ди мәктәп директорларының берсе.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанның Уфа шәһәрендә татар теле дәресләре укыту өчен белгечләр кытлыгы проблемасы бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстан укытучыларының берсе сөйләде. Ул татар мәктәпләренең берсендә директор да булып тора, әмма исемен әйтергә теләмәде.

Әңгәмәдәш туган тел буларак татар телен сайлау мөмкинлеге тугач, татар телен өйрәнергә теләгән балалар саны артуын билгеләп узды. “Күп түгел, әмма җанлылык бар”, - ди ул. Тик балаларга атнасына икешәр сәгать укыту өчен педагоглар җитмәвен әйтте. “Мин бу күренешкә уңай карыйм, чөнки Уфа мәктәпләрендә татар теле сәгатьләре пәйда булды. Ата-аналарның гаризаларына таянып, кайбер мәктәпләрдә татар телен өйрәнү бар. Әмма, мәсәлән, татар теле тулы бер мәктәп өчен атнасына 5 яки 8 сәгать булса да, белгечләр юк. Кем килеп укыта шулкадәр сәгатькә генә? Проблема шундый. Күп мәктәпләрдә татар теле бар, ата-аналарның гаризалары бар, бүгеннән үк укый башларга мөмкиннәр, әмма укытучы юк”, - дип ассызыклады Уфа укытучысы.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, бер мәктәптә 8 сәгать кертелсә дә, төркемдә 12 бала булуын исәпкә алсак, атнасына икешәр сәгатьтән 50 ләп балага татар теле дәресләре кирәк дигән сүз.

“Кичәге хәлләрдән соң, Башкортстанда яшәүчеләрнең барыбызның да кәефе төште, без ярга чыгарып ташланган балык кебек хис итәбез үзебезне. Чөнки без һәрвакыт Казаннан үрнәк ала идек, безгә көч өстәп тора иде ул. Хәзер ата-аналарның, укытучыларның да кәефләре кырылды”, - ди әңгәмәдәш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100