Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа мәктәпләрендә дә татар телен бик теләп өйрәнәләр
Уфа мәктәпләрендә дә татар телен бик теләп өйрәнәләр
(Уфа, 23 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 27 нче санлы урта мәктәптә башкала мәктәпләрендә татар телен укытучыларның тәҗрибә уртаклашу очрашуы булып үтте. Анда хәзерге заманда шәһәр шартларында татар телен укытуның алдынгы алымнары буенча фикер алыштылар.
Уфаның 27 нче санлы урта мәктәбендә укучы татар балалары ана телләрен бик теләп өйрәнә. Моңа, әлбәттә инде, аларның остазы, тәҗрибәле мөгаллимә Лүзә апалары да зур этәргеч бирә. Лүзә Хәбетдин кызы Сәүбәнова Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан бирле татар балаларына ана телебезгә сөю тәрбияләү белән мәшгуль. Уку-укыту эшләрендә зур уңышларга ирешкәне өчен, аңа Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы исеме бирелә. Соңгы дүрт елда ул үз мәктәбендә туган телләр укытучылары методик берләшмәсенең җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. Шуңа күрә дә Уфадагы татар укытучыларына уртаклашыр тәҗрибәсе бай аның.
“Безнең мәктәптә балалар татар телен 2 нче сыйныфтан башлап 9 нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр, - ди Лүзә ханым. – Беренче елны сынап карар өчен, татар теле факультатив рәвештә генә кертелгән иде. Ана телебезне өйрәнергә теләк белдерүчеләр бихисап булгач, икенче уку елында ул дәрес буларак керә башлады. Хәзер инде татар теле безнең мәктәптә 17 ел дәвамында укытыла. Укучылар дәресләргә зур кызыксыну белән йөри. Чыгарылыш имтиханнарында да татар телен сайлаучылар байтак. Шәһәр, район күләмендә татар теле буенча үткәрелгән конкурсларда, олимпиадаларда безнең укучылар һәрчак призлы урыннар яулый. Фәнни эшләр белән дә шөгыльләнәбез. Мисал өчен, Бөек Болгар турындагы язмалар бәйгесе бик этәлекле булган иде”.
27 нче санлы мәктәпкә җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәрберсе үз мәктәпләрендәге яңалыклар, алдынгы эш ысуллары хакында сөйләде. Үзенчә бер һөнәри осталыкны арттыру сабаклары булды бу очрашу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз