news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа кызы Чирмешәндә ветврач-токсиколог вазифаларын башкара

Уфа кызы Чирмешәндә калырга ниятләгән.

Уфа кызы Чирмешәндә ветврач-токсиколог вазифаларын башкара
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 16 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Уфа шәһәрендә туып үскән 22 яшьлек Лидия Белюшина бүген район ветеринария берләшмәсендә ветврач-токсиколог вазифаларын башкара. Бу турыда район басмасы яза.

-Кечкенәдән үк хайваннар яратам, - ди Лида. – Шәһәр фатирында яшәсәк тә, мәче дә асрадык, балыкларыбыз да булды, хәтта диңгез дуңгызчыгы да бар иде. Шуңа да 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мин Эстерлетамактагы тармакара көллияткә ветеринария белгечлеге буенча укырга кердем.

Башкортстан аграр унивеситетының икенче курсында укыганда, төркемдәше аны Татарстанга, яңа оешкан “Ильхан” җәмгыятенә эшкә кыстый. Лидия озак уйламый, җыена да, юлга чыга.

-“Ильхан”да мине бик җылы кабул иттеләр, торак та бирделәр. Монда миңа бик ошады, әлегә кадәр мондый, заманча ферма күргәнем юк иде. Биредә сыерларны орлыкландырырга өйрәндем. Ул хисләрне аңлатып бетереп булмый - син орлыкландырган сыер тугыз айдан бозау китерә. Әле хезмәттәшләрем: Лида, бу бозау сиңа ошаган, - дип шаярталар иде, - ди әңгәмәдәшем.

Бүген ул район үзәгендә яши, эшли. “Ильхан” җәмгыятеннән киткәч тә, Уфа кызы Чирмешәндә калырга ниятләгән.

-Миңа Татарстанда, Чирмешәндә бик ошый. Биредә яшьләр өчен бөтен шартлар бар. Теләгең булса, бассейнга барырга, боз сараенда ел дәвамында тимераякта шуарга мөмкин. Балалар бакчалары, мәктәпләр шунда гына. Эшемне дә бик яратам. Җитәкчелеккә рәхмәт, миңа бер бүлмәле фатир бирделәр. Монда яңа дуслар таптым. Әлегә Чирмешәннән китәргә җыенмыйм, киләчәк ничек булыр, анысын әйтә алмыйм, - ди Лидия Белюшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100