news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа кешесе лотереяга 26 млн сум акча откан

Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Уфада сатып алынган лотереяга билет хуҗасы 26 037 700 сум акча отканн, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Лотерея оештыручылар сайтында хәбәр ителгәнчә, 480 сумлык билет Уфада ваклап сату ноктасында сатып алынган. Анда 6 кыр (поля ) тутырылган булган. (14, 17, 26, 11, 23 + 3) бик тар диапазонда булган, әмма җиңүче 5 санны белеп кенә калмаган, ә тагын 4  санны дөрес язган. Билет буенча гомуми отыш 26 038 020 сум тәшкил иткән. Лотерея оештыручылар "җиңүче тираж нәтиҗәләрен җентекләп күзәтә һәм система төзи", дип саный.

Бәхетле билет хуҗасын, отышны рәсмиләштерү өчен, Мәскәүдә көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100