news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа кешесе көймәдә суга капланган өч олы кешене һәм баланы коткарган

Өшү билгеләре булган ике олы кешене һәм баланы хастаханәгә алып китәләр.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 29 апрель кичендә Дим елгасында дүрт пассажир утырган, ике кешелек резин көймә елгага каплана. Зыян күрүчеләр арасында ике яшьлек бала да булган. Бу хакта Уфаның Дим районы буенча мәгълүмати-аналитик бүлеге хәбәр итә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Бәхеткә, суга капланган көймәне Дим урманчылыгында яшәүче Игорь Попов күреп ала. Ир-ат зыян күрүчеләргә судан чыгарга ярдәм итә һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыра. Өшү билгеләре булган ике олы кешене һәм баланы хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аларның хәлен кәнәгатьләнерлек, дип бәяли.

news_right_1
news_right_2
news_bot