news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа халкын «Мостай Кәрим белән бер көн» әдәби флешмобына чакыралар

Әдәби чара максаты - Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәрим иҗатын төрле яшьтәге һәм социаль категорияләрдәге гражданнар арасында популярлаштыру.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган «Мостай Кәрим белән бер көн» әдәби флешмобы узачак. Флэшмоб вакытында һәр теләгән кеше яраткан шагыйребез шигырьләреннән өзекләр укый ала. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган «Мостай Кәрим белән бер көн» әдәби флешмоб була. Флэшмоб 11 мәйданчыкта узачак. Чараны Уфаның Үзәкләштерелгән массакүләм китапханәләр системасы оештыра. Мәдәни чараның максаты - Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәрим иҗатын төрле яшьтәге һәм социаль категорияләрдәге гражданнар арасында популярлаштыру.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot