Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа галимнәре башкорт теленең ун томлы академик сүзлеген төзеп бетергән
“Башкорт теленең академик сүзлеге” төрки телләрне өйрәнүдә аналогы булмаган аңлатмалы-тәрҗемә сүзлек булып санала.
(Казан, 14 декабь, "Татар-информ"). Башкорт галимнәре “Башкорт теленең академик сүзлеге” ун томлыгы лингвистик проектын тәмамлаган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Сүзлек төзү буенча эш 2006 елдан бирле алып барылган. Сүзлекне профессор, филология фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фирдәвес Хисаметдинова җитәкчелегендә Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшерү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының тел йөрәнү бүлеге хезмәткәрләре төзегән.
“Башкорт теленең академик сүзлеге” төрки телләрне өйрәнүдә аналогы булмаган аңлатмалы-тәрҗемә сүзлек булып санала, диелгән әлеге хәбәрдә.
Сүзләрнең һәм фразеологизмнарының башкорт телендә аңлатмасы һәм рус теленә тәрҗемәсе бирелә. Сүзләр рус, инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемә ителә. Сүзлектә төрле лексик материал бар. Ул заманча башкорт теленең гомумкулланылыштагы лексикасын, киң таралган диалектизмнарны, искергән һәм яңа сүзләрне, фәнни һәм халык терминологиясен үз эченә алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз