Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа галиме татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим итте
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина төбәкләрдәге татар кафедралары өчен грантлар системасын торгызырга тәкъдим итте. Бу хакта ул туган тел форумында чыгыш ясаганда белдерде.
«Моннан 8-10 ел элек Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләр өчен грантлар бирүне оештырды. Ул грантлар исәбеннән татар кафедралары нәтиҗәле эшләр башкарды. Бу уңай тәҗрибәне яңадан торгызып, ул яңа проектларга этәргеч булыр иде», - диде ул Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында.
Моннан тыш, ул төбәкләрдә фундаменталь тикшеренүләргә игътибар бирергә һәм галимнәр өчен стажировкалар оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.
«Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсен бастырып, киң җәмәгатьчелеккә тарату ихтыяҗы бар. Төбәкләрдә галимнәр өчен һөнәри стажировкалар үткәрү – аларның квалификациясен арттыру өчен нәтиҗәле чара булып тора. Бу алым яшьләрне шулай ук фәнгә җәлеп итү максатыннан да бик уңышлы булыр иде. Туган телебез безнең үзебезгә кирәк», - дип өстәде Альбина Хәлиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз